news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Чарада катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләк иткән татарча Коръән тапшырдылар.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә намаз бүлмәсе ачытылар.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, чарада Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев, Иркутск өлкәсе Диния нәзарәтенең «Чунский районы мөселманнары оешмасы» рәисе Финдия Дәүләтхуҗина, Яңа Чунский авылы башлыгы Минизаит Зәйнуллин, җирле администрация вәкилләре, Братск шәһәре мөселманнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.

Чара Коръән уку белән башланып китте. Мөфти әйткәнчә, мәчетләр — Аллаһ йорты һәм аңа табыну өчен билгеләнгән. «Мөхәммәд пәйгамбәребез мәчет төзегән кешегә Аллаһ оҗмахта йорт төзер, дигән», — дип әйтте Фәрит хәзрәт.

Ул бу изге эштә ярдәм иткән барлык кешегә дә рәхмәт әйтте. Соңыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләк иткән татарча Коръән тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100