Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен дәресләр башланды

Дәресләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин алып барачак

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен Коръәнне дөрес уку һәм ятлау дәресләре башланды. Дәресләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин алып барачак. Илнур хәзрәтнең Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.

Татарстан мөфтиятеннән хәбәр иткәнчә, укучыларның Коръәнне укуы башлангыч дәрәҗәдә булырга тиеш.

Биредә бу атнадан башлап, һәр чәршәмбе көнне кичке сәгать алтыда исламга кагылышлы лекцияләр укыла. Теләгән һәр кеше аларны тыңларга килә ала. Вәгазьләрне танылган имамнар һәм мәдрәсә мөгаллимнәре сөйләячәк. Беренче вәгазь темасы Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне дөрес файдалануга багышлана.