Казанда Идел буе мәдрәсәләрендә милли традицияләр һәм дини рухи мирас турында сөйләшәләр

Сөйләшүне Россия ислам институты оештыра

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 6 декабрьдә Россия ислам институтында “Идел буе мәдрәсәләрендә милли традицияләр һәм дини рухи мирас (мәгариф һәм музей эшчәнлеге үрнәгендә)” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелә.

Чара кысаларында югары дини белем бирүче уку йортында урнашкан “Татарларда ислам тарихы музее белән танышу”, “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Татарстан һәм татар халкы тарихы”, “Педагогика, психология һәм укыту методикасы”, “Дини дисциплиналар” дип аталган бүлекләрдә фикер алышулар көтелә. Сөйләшүне РИИ оештыра, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.