Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов «Биләр» мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

Өлкә башлыгы мәдрәсәгә 10 данә һава чистарткыч бүләк итте.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Халыклар бердәмлеге көнен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов шәһәрнең «Биләр» мәдрәсәсеннән башлады. Анда ул 70 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсә классларында булып, губернатор уку-укыту шартларын карады һәм бүләк итеп 10 данә һава чистарткыч бүләк итте.

Аннан соң Губернатор Хөкүмәт йортында милли автономия җитәкчеләрен кабул итте. Чәй өстәлләре артында ике сәгатькә якын барган очрашуда сүз 2022 елда Ульяновск өлкәсендә 4нче тапкыр узачак Федераль Сабантуй хакында барды.

Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе милли лидерларга губернатор премияләрен тапшырды.