«Шура» альманахының яңа саны нәфел намазларының өстенлегенә багышланган

Альманахка Казан шәһәре Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган мәкаләләр дә кертелгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). «Шура» альманахының яңа санында нәфел намазларының өстенлегенә башыгланган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук яңа санда башка милләт һәм дин кешеләренә хөрмәт һәм алар белән тату яшәү, диндә урта юлны табу һәм төрле фиркалардан ерак тору, туганнар һәм күршеләрнең хаклары, исраф кылуның зарары һ.б. темаларга вәгазьләр кертелде.

«Шура» альманахында берничә мәкалә якынлашып килүче Мәүлид Ән-Нәбигә багышланган. Альманахка Казан шәһәре Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган мәкаләләр дә кертелгән.