Екатеринбургта Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча дәресләр башлана

Уку программасына ислам нигезләре, Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид), Коръән уку һ.б. кертелгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә Екатеринбургта Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча дәресләр башлана. Бу турыда «Урал татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Уку программасына ислам нигезләре, Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид), Коръән уку, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы буенча дәресләр, Коръәнне аңлату да кертелгән.