Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны короле хөрмәтенә оештырылучы төшке ашка чакырулы

Монарх хөрмәтенә Зур Кремль сараенда Россия Президенты катнашында дәүләт төшке ашы оештырыла.

(Казан, 5октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүгә тарихта беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короле Салмән бин Габдел Азиз Әл Сауд килде. Бүген аның хөрмәтенә Зур Кремль сараенда Россия Президенты катнашында дәүләт төшке ашы оештырыла. Мәртәбәле кунак белән очрашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырулы, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Согуд Гарәбстаны монархының Россиягә килүенең төп максаты Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр алып бару. Яклар ике яклы килешүне раслаучы бер юлы берничә документны имзалар, дип көтелә.

“Лидерлар сәүдә-икътисади, инвестиция һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә алга таба ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча уртак адымнарны караячак. “Аерым игътибар төбәктәге конфликтлы вазгыятьне көйләүне күздә тотып, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка мөнәсәбәтләренә биреләчәк”, – дип билгеләп үтелгән Кремль матбугат хезмәтендә.