Татарстан мөфтие Россия Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны вәкилләрен Татарстан белән таныштыруын билгеләп үтте.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Согуд Гарәбстаны делегациясен тантаналы кабул итү чарасында Россиянең иң абруйлы 8 мөфтие, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Татарстан мөфтие “Татар-информ” хәбәрчесенә бу очрашуның Согуд Гарәбстаны үтенече белән оештырылганын билгеләп үтте.

Очрашуда Россиянең мөселман регионнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Чуваш республикасы һәм Мәскәү мөфтияте рәисе Әлбир Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе Исмаил Бердыев, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, Чечня, Дагыстан мөфтиләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, мөфтиләр, киңәшеп, уртак тәкъдимнәрен ил җитәкчелегенә җиткерергә җыена. “Уртак фикергә килгәнче, нәрсә турында сөйләшәчәгебезне әйтү дөрес булмас”, - диде Камил хәзрәт.

“Согуд Гарәбстаны белән хәл итәргә кирәкле проблемалы мәсьәләләр юк. Нинди генә проблема булса да, без аны ил эчендә хәл итәчәкбез”, - диде ул.

Мөфти Согуд Гарәбстаны короленең килүенең бик әһәмиятле һәм тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. “Согуд Гарәбстаны Короле безгә беренче тапкыр килә. Мәккә-Мәдинә - безнең өчен иң изге урыннар шунда. Бу дәүләт безнең өчен мөһим, алар белән мөнәсәбәтләр әйбәт булса, ул безне сөендерә генә. Бу очрашу нәтиҗәсендә, бәлки, мөселманнар өчен уңай үзгәрешләр булыр - Хаҗ, Гомрә кылу җиңелрәк булыр. Сәясәт, икътисадта да ике як өчен дә уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Җәмгыятебездә, мөселманнарга карашлар үзгәрер. Ул ягы да бар”, - диде ул.

Россия Президенты исеменнән аш вакытында Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны вәкилләре белән Татарстан турында сөйләшүе хакында әйтте. “Сул ягымда Корольнең матбугат секретаре, уң ягымда аның шәхси табибы утырды. Алар Татарстан турында сораштырдылар. Мин аларга татар теленең мөһимлеге турында сөйләдем. Татар теле аша динебезне тагын да яхшырак аңларга була, шул мәсьәләләр турында сөйләштек”, - диде ул.

Мөфти Согуд Гарәбстаны галимнәренең революциягә кадәр Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә белем биргән татар галимнәренең хезмәтләрен яхшы белүләрен билгеләп үтте.

Искәртеп үтек, Согуд Гарәбстаны короле Салман Габдел Газиз әл-Сауд 4 октябрьдә Россиягә килде. Бу Согуд Гарәбстаны короленең Россиягә беренче тапкыр килүе.