"Шура" альманахының 18 нче саны дөнья күрде

Бу санда аерым игътибар мөһим датага – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне – Мәүлид ән-Нәбигә юнәлтелгән.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Россия мөселманнарының төп дини басмасы – “Шура” альманахының 18 нче саны дөнья күрде. Әлеге журналның яңа санында кешелек, Аллаһының могҗизалары, Гайсә галәйһиссәлам, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым игътибар мөһим датага – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне – Мәүлид ән-Нәбигә юнәлтелгән. Альманахка шулай ук мөфти Мөхәммәдьяр Солтанның тормышына, шулай ук танылган каллиграф, Буа мәдрәсәсендә укыган Гарифҗан Буавига багышланган мәкаләләр кертелгән. Басмада хәнәфи мәзһәбенә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә караган һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сирасы (тормыш юлы, яшәеше) турында мәкаләләр бар. “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгара башлау “Хозур” нәшрияты тарафыннан йөз ел узгач диярлек тормышка ашырылды.