Екатеринбургның мөселман зиратында өмә оештырыла

Иске каберлекләрне киләсе шимбәдә, ягъни 8 сентябрь көнне тәртипкә китерү ниятләнә.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Екатеринбургның Репин урамында урнашкан иске мөселман зиратында өмә оештырыла. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Иске каберлекләрне киләсе шимбәдә, ягъни 8 сентябрь көнне тәртипкә китерү ниятләнә. 
 
Җыештыру эшләре тәмамланганнан соң, шул ук урамда урнашкан мәчеттә намаз уку, соңрак пылаудан авыз итү планлаштырыла, диелә хәбәрдә. 
  • 5 гектардан зуррак мәйданда урнашкан әлеге зиратта татарлар һәм башкортларны 1879 елдан җирләгәннәр. Бик күп иске каберлекләр сакланганлыктан, әлеге урын мемориаль объект буларак таныла. 

Бөек Ватан сугышы елларында мөселман зиратына Свердловск госпитальләрендә яралардан һәлак булган солдатларны җирләгәннәр. Әмма соңрак, 1981 елда солдатларның калдыклары Екатеринбургның башка зиратына күчерелеп җирләнелә.