news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» була

Быелгы укуларның темасы шәҗәрәгә багышлана.

Кукмара районында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» була
https://tatar-congress.org/

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 25 августта Кукмара районының Мәчкәрә авылында дүртенче тапкыр «Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Фәнни җыелыш алдыннан докладчылар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары Кукмара районы мөхтәсибәте каршындагы «Аксакаллар шурасы» рәисе, Мәчкәрә авылы мәчетең имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин конференциянең төп юнәлешләре һәм максатлары белән таныштырдылар.

Билгеле булганча, быелгы укуларның темасы шәҗәрәгә багышлана, шуңа да ул «Шәҗәрә — милләт тамыры» дип атала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100