news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга 3,5 тонна ит өләшкәннәр

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр ясады.

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга  3,5 тонна ит өләшкәннәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Быел да Татарстанда Корбан бәйреме уңаеннан шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда махсус оештырылган 33 урында барлыгы 7827 мал (шулардан 7799 сарык һәм 28 сыер) чалынды. Шул ук вакытта, халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанның шәхси цехларында һәм шәхси хуҗалыкларда, ким дигәндә, тагын 27 152 мал-туар корбанга чалынды (шулардан 26 977 сарык һәм 175 сыер). Шулай итеп, 2020 елда республикада 34 979 хайван суелды (шулардан 34 776 сарык һәм 203 сыер).

Казанда 5347 баш хайван корбанга чалына. Башкаланың мөхтәсибәтләре арасында бу күрсәткеч буенча иң алдынгысы булып Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары тора — биредә корбанлыкларның саны 2220 тәшкил итә. Шулай ук актив районнарның берсе — Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә 1841 сарык суела.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Тукай мөхтәсибәте тора: биредә 1703 сарыкны корбанга чалдылар. Аннан соң Саба (1439 баш), Теләче (1302 баш), шулай ук Буа (1206 баш) мөхтәсибәтләре килә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондыннан бәйрәм күчтәнәче Казанның 750 аз керемле гаиләсенә өләшенде. Аларга 2,68 тонна ит бирелде. Шулай ук 810 кг ит республиканың 5 социаль учреждениесенә җибәрелде. Шулай итеп ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 3,5 тонна корбан ите тапшырды.

Моннан кала, «Зәкят» фондыннан тыш, нәзарәтнең корбан чалу мәйданчыгына мохтаҗларга дип атап корбан итләренең аерым партиясен Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ) тапшырды — барлыгы 2,3 тонна күләмендә ит (70 сарык һәм 4 сыер) Казанның сукбайлар өчен приюты — «Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү» комплексы ихтыяҗлары өчен тотылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100