news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрут шәһәрендә шартлау булу сәбәпле, Татарстан мөфтие кайгы уртаклашуын белдерде

Бүген республиканың барлык мәчетләрендә Ливандагы фаҗигадә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар өчен күмәк дога кылдылар.

 (Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендә шартлау булу сәбәпле, Татарстан Республикасы мөфтие кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дөньяда иң матур гарәп шәһәрләренең берсе Бәйрутта коточкыч шартлау булды, анда бик күп кеше үлде һәм имгәнде», — дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм аккаунтында.

Ул үзеннән һәм республиканың барлык мөселманнары исеменнән Бәйрут халкына тирән кайгы уртаклашуын белдерде һәм бу кайгылы сәгатьтә татарстанлылар «йөрәк һәм күңел белән ливанлылар янында булырга омтыла», — дип өстәде. Шулай ук ул зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын, һәлак булганнарның туганнарына бу кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм ныклы рухта булуларын теләде.

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ливан башкаласында шартлау вакытында зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләп һәм һәлак булганнар өчен дога кылдылар. Моннан тыш, «дин вәкилләре Аллаһка мондый коточкыч фаҗигаләрдән илне һәм милләтләрне саклау турында сорап мөрәҗәгать итте», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Шартлау кичә Бәйрут порты тирәсендә булды. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин бу фаҗигадә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100