Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында мәчет ачылды

Авылда “Хәдичәбикә” мәчете дин тотучыларга ишекләрен ачты
(Балык Бистәсе, 5 июль, “Татар-информ”, Роза Исәмгыйлова). Авылда “Хәдичәбикә” мәчете дин тотучыларга ишекләрен ачты. Моңа кадәр авыл халкы бер кечкенә генә мәчеттә гыйбадәт кылалар иде.
“Авыл офыклары” хәбәр иткәнчә, мәчетне Балык Бистәсе егете, эшмәкәр Рәис Вәлиев төзеткән.
- Һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыкты инде бу. Моннан бер ел элек район мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт шалтыратып, бер игелекле эшмәкәрнең Күгәрчендә мәчет салдырырга нияте барын әйтте. Мин бу тәкъдимне хупладым. Район башлыгының хәер-фатихасы белән төзелешкә керештек, - ди бу уңайдан Күгәрчен авылы башлыгы Альберт Сафин.
Мәчетне ачу тантанасына авылның яше-карты җыелган иде. Район үзәгендә, башка төбәкләрдә яшәүче якташлары да кайтты. Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Сәүдахан Гайнетдинов, мөфтият вәкиле Мәсхәт Мәгърифәтуллин, ТР Президенты каршындагы мәдәният фонды директоры Нурия Вәлиуллина, Алабуга шәһәре мөхтәсибе Рөстәм Ясәвиев, күрше-тирә авыллардан дин әһелләре дә килгәннәр иде.