Галиев мәчетендә беренче җомганы республика мөфтие алып барды

Галиев мәчетенең ике этажы, дүрт бүлмәсе үз эченә бары 70 кешене генә сыйдырды. Ә мәчеткә сыймаганнарга Нәзарәт ишегалдында намаз уку урыннарын әзерләп куйган иде.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына кабаттан ачык ишекләр белән каршы алды. Күптән көтеп алынган җомга көнендә дин кардәшләребез, ТР МДН Голамәләр шурасының тәкъдимнәрен истә тотып, гыйбадәтханәләргә — Аллаһы йортларына җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан Галиев мәчете дә шушы куанычлы көнгә алдан зур әзерлек чаралары күрде. Намазга килүче дин кардәшләребезгә мәчет хезмәткәрләре үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабаттан искә төшерде, барлык кешеләр шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка) һәм үз намазлыклары белән кертелде. Бүгенге җомга намазы да беренче тапкыр социаль дистанцияне саклау шарты белән — кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлегеннән чыгып оештырылды.

Галиев мәчетенең ике этажы, дүрт бүлмәсе үз эченә бары 70 кешене генә сыйдырды. Ә мәчеткә сыймаганнарга Нәзарәт ишегалдында намаз уку урыннарын әзерләп куйган иде. Алар, дистанцияне билгеләү өчен, дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып басты.

Күп вакыт бикле торганнан соң беренче җомганы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе җитәкләп алып барды. Дин кардәшләргә ул вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта Камил хәзрәт шушы көтеп алынган шатлыклы көннең кадерен белергә чакырды.

«Ниһаять, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларыбызны нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, бергәләп, бертавыштан без Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребезне ирештерә, шөкерана кыла алабыз. Ике айдан артык җомга намазларыннан баш тартырга, мәчетләрдән ерак торырга, дин кардәшләр белән күрешмичә яшәргә мәҗбүр булдык. Сагынуның чиге юк иде! Бүген исә шатлыктан йөрәкләр тибә, күңелләр тула. Аллаһ йортына кунакка җыелдык бит! Җомга намазларын, мөхтәрәм имамнарыбызны, аларның тирән эчтәлекле вәгазьләрен, милләттәшләребезне ихластан юксынгач, хәзер шушы бергәлекнең кадерләрен белик инде, мөхтәрәм кардәшләр», — диде мөфти.

Вәгазьдән соң гарәп телендә хотбә укылды. Аннары мөэмин-мөселманнар, барлык санитар таләпләрне һәм нәзарәтнең Голәмәләр шурасы карарларын үтәп, мөфтигә ияреп җомга намазын укыды. Барлык тиешле кагыйдәләрне саклаган хәлдә, бүгеннән Татарстанда рәсми рәвештә мәчетләр эшли башлады. Ләкин шушысын да истә тоту шарт: иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчеткә барудан тыелып тору киңәш ителә.