Covid-19 йоктырган Саратов мөфтие Мөкаддәс хәзрәт реанимациядән палатага күчерелгән

Мөфти катлаулы шартларда эшләүче медперсоналга зур рәхмәтләрен җиткерә.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 йоктырган Саратов мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов реанимациядән палатага күчерелгән. Бу хакта ул үзенең Facebook аккаунтында хәбәр итә.

«Бүген, 2020 елның 5 июнендә, мине реанимациядән палатага күчерделәр. Тормыш һәм үлем хуҗасы булган Аллахка рәхмәт! Бик катлаулы шартларда эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга зур рәхмәтемне белдерәм! Һәм, әлбәттә, минем сәламәтлегем өчен дога кылучыларга рәхмәт. Үзегезне саклагыз!», — дип яза ул.