Сабада районкүләм ифтар үткәрелгән

Узган ел табын 450 кешегә әзерләнгән булса, быел Саба спорт комплексына авыз ачарга һәм җәмәгать белән намаз укырга 650 кеше җыелды.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Узган якшәмбедә Сабада зур вакыйга - икенче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.  Ул район мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды.  Узган ел табын 450 кешегә әзерләнгән булса, быел Саба спорткомплексына авыз ачарга һәм җәмәгать белән намаз укырга 650 кеше җыелды.  Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.