Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсе мөфтие Түбән Тарманда ислам йолаларын үтәү әһәмияте турында сөйләде
Рамазан аеның соңгы ун көне җитү алдыннан Зиннәт хәзрәт дини тормышның мөһимлеген искәртте.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Узган җомгада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Түбән Тарман авылы мәчетендә булды, анда мәхәллә халкына вәгазь сөйләде.
Рамазан аеның соңгы ун көне җитү алдыннан Зиннәт хәзрәт дини тормышның мөһимлеге һәм ислам аскетизмы нигезләре турында сөйләде. Мөселманнар белән аралашканда мөфти ураза тоту әһәмияте турында сөйләде.
Моннан тыш, хәзрәт дин әһелләре белән бүгенге шартларда төрле коткыларга каршы тору тәҗрибәсе белән уртаклашты, ислам йолаларын үтәүнең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук мәчетләргә йөрүнең мөһимлегенә басым ясады, диелә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында бирелгән хәбәрдә.
Мөфти белән очрашуда Урта Тарман авылы мәчете имамнары һәм мәхәллә кешеләре дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз