Татарстан мөфтие Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашты

Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүләре хакында әйтеп галим Габрахман Рәсүлевнең 1942 елда чыгарган фәтвасы белән таныштырды

 (Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган ветераннарны хөрмәтләү мәҗлесе Казанда “Туган авылым” комплексында уздырылды. Күркәм бер традициягә әверелгән чарага мөхтәсибәтләрдән 50 гә якын ветеран җыелды. Казанга иң ерак саналган Аксубай, Ютазы, Актаныш кебек районнардан да мөхтәрәм ветераннар мөфти белән очрашырга дип килгән иде,д иелә ТР мөселманнары Динимя нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чарада аларны якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән шулай ук республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан Республикасы ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар котлады.

Чарада дин әһелләре өлкәннәргә сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерсә, өлкәннәр исә хатирәләре белән бүлеште. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Аллаһы Тәгалә өлкән яшьтәге ветераннарыбызга исәнлек-саулык, озын гомер һәм җан тынычлыгы бирсен. Картлык көннәрендә кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен. Балалар, оныклар бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын”, - дип теләде. Шулай ук ул мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүләре хакында әйтеп, олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы мөфти Габрахман Рәсүлевнең 1942 елда чыгарган фәтвасы белән таныштырды. “Рәсүлевнең әлеге фәтвасы Советлар Союзындагы барлык мөселман халкы телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Әлеге мөрәҗәгать шулай ук «Труд» газетында дөнья күрә. Бу мөселманнарның туплануына зур этәргеч була”, - диде мөфти.

Мәҗлес ахырында тугызынчы дистәне ваклаучы өлкәннәргә нәзарәт әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде. Шулай ук алар мөфти белән бик теләп аралашты, үзләренең үгет-нәсихәтләрен дә җиткерде. Аннары алар, үзара җылы аралашу истәлеге итеп, фотога төште.

Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.