ТР Саба районында мөхтәсиб сайлаулары узды

Саба районы имам- мөхтәсибе итеп Айнур хәзрәт Әхмәтов сайланды

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 4 майда Саба районында имам- мөхтәсиб сайлаулары узды. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов мөхтәсиб буларак Айнур хәзрәт Әхмәтов кандидатурасын тәкъдим итте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһамов устав буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие тәкъдимен белдерде. Район имам-хатыйблары әлеге кандидатураны хуплады һәм бер тавыштан Айнур хәзрәт Әхмәтовны Саба районы имам-мөхтәсибе итеп сайладылар.
Бу чарада шулай ук Саба районы башлыгы Р.Сабиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Арча, Теләче, Кукмара, Мамадыш кебек күрше районнар имамнары һәм мөхтәсибләре катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.