Татарстан мөфтие Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен карады

Чаллы хакимияте, мөхтәсибәт җитәкчеләре мөфти хәзрәткә проектны күрсәттеләр, төзелеш эшләрен алып бару вакытлары, якын көннәргә планнар белән таныштырдылар.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.

Ул беренче эш итеп биредә төзелеп килүче Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты. Әлеге очрашуда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, мәчет төзелешен алып баручы оешма җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Чаллы хакимияте, мөхтәсибәт җитәкчеләре мөфти хәзрәткә проектны күрсәттеләр, төзелеш эшләрен алып бару вакытлары, якын көннәргә планнар белән таныштырдылар.

Очрашу мэриядә дәвам итте, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм аның урынбасарлары, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән эшчәнлек алып бару, планнар кору, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында барды.