Нияз хәзрәт Сабиров эстрадада дини сүзләрне куллануны яхшы күренеш дип саный

Апанай мәчете имам-хатыйбы Аллаһ турында сөйләгәндә Ходай дип әйтергә мөмкин икәнен дә аңлатты.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров эстрада җырларында «Ходай исәнлек бир», «Аллага шөкер» кебек дини сүзләрне куллануны яхшы күренеш дип саный.

«Яхшы күренеш дип саныйм. Әгәр дә сөйләмебез, гамәлләребез шәригатькә каршы булмаса, әлбәттә, дини сүзләрне кулланырга мөмкин», — диде Нияз хәзрәт Сабиров «Татар-информ» агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә.

Журналистлар шулай ук «Аллаһ» урынына «Ходай» дип әйтүне хатамы-юкмы икәне белән кызыксынды.

«Аллаһ турында сөйләгәндә, Ходай дип әйтергә мөмкин, ләкин дога һәм гыйбәдәт кылганда, без Коръәндә язылган исемнәрне кулланырга тиешбез. Ходай — ул бөек Раббыбыз дигән сүз», — дип аңлатты Нияз хәзрәт Сабиров.