Татарстан казыйлары квалификация күтәрү курсларында катнаша

Курслар үз эченә ике модульны ала: ислам хокукы и медиация.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Болгар ислам академиясендә Татарстан казыйлары өчен дүрт көнлек квалификация күтәрү курслары ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Курслар үз эченә ике модульны ала: ислам хокукы и медиация. Ислам хокукын өйрәнү кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы сәркатибе Рөстәм Нургалиев һәм фикыһ буенча Ислам галимнәре шурасы әгъзасы Фатыйх Календер гаилә мөнәсәбәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз хокуклары, аерылышу, балалар тәрбияләү, мирас хокукы буенча төп төшенчәләр, зәкят һ.б. буенча лекцияләр үткәрәчәк.

Медиация буенча модуль кысаларында казыйлар низаглар мәсьәләсенә караган белемнәрен тирәнәйтә алачак: аның төшенчәсе, төзелеше, үсеше, килеп чыгу сәбәпләре, шулай ук нәтиҗәле аралашу, низагларны булдырмый калуның хәзерге ысуллары һ.б.

Лекцияләрне социология фәннәре кандидаты, Медиация, низагларны хәл итү һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, КФУның конфликтология кафедрасы доценты, медиаторлар әзерләү программасы буенча тренер, Россия-Америкасы программасы белән арадашчылар әзерләү буенча сертификация узган белгеч Олег Маврин һәм КФУның конфликтология кафедрасы доценты, мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Резеда Галихуҗина алып барачак.