Мөслим төбәгендә балалар өчен Коръән уку, җыр конкурслары, “Оста куллар” күргәзмәсе була

Әлеге чара татар телендә узачак

 (Казан, 5 март, “Татар-информ”). 1 июнь - Халыкара балалар көненә багышлап, 31 май көнне Татарстанның Мөслим районы Иске Бәрәш авылындагы элеккеге мәктәп бинасында (Мәктәп ур., 1А) Коръән уку конкурсы уздырылачак. Анда 6 яшьтән алып балалар катнаша ала. Әлеге чара татар телендә барачак һәм телне белгән балалар чакырыла, дип белдерде конкурсны оештыручылардан “Дәү әниләр” иҗтимагый оешмасы рәисе Тәнзилә ханым Миңнеханова. Оештыручылар арасында Мөслим районы мәхәлләсе, мәгариф бүлеге һәм китапханәсе дә бар, диде ул.

Коръән уку конкурсы белән бергә “Оста куллар” күргәзмәсе дә оештырыла, шушы төбәктә үсә торган үләннәрдән чәйләрне тәмләп карау мөмкинлеге карала. Чарага чишмәләр турындагы җырлар башкаручылар арасындагы конкурс нокта куя. Соңыннан чәй табыны артында фикерләшү каралган.

Конкурсларда катнашучыларга бүләкләрне исә җирле эшмәкәр, шушы җирлектә туып үсеп төрле оешмаларда эшләүче мал туплаган якташлар әзерли, дип сөйләде Тәнзилә ханым.