news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды 10 еллык юбилеен билгеләп үтә

11 һәм 12 декабрьдә юбилей «Игелек кубогы» мини-футбол турниры белән тәмамланачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Быел «Зәкят» хәйрия фонды 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, фонд рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинның шәхси химаясында «Зәкят» мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара.

Бу елларда 8 меңнән артык хәйрия проекты гамәлгә ашырылды, дөньяның 30 илендә 180 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтелде. Бу россиялеләргә генә түгел, Ливанда качаклар лагерьларында булган Сирия гражданнарына да, сектор Газада, Әфганстанда һәм Йеменда аз керемле палестиналыларга да ярдәм булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилейны бәйрәм итү кысаларында чаралар планлаштырылган. 2021 елның 5 декабрендә Мәдәни үзәк территориясендә «Игелек Ордены» олимпиадасы узачак. Ул исламның биш баганасының берсе зәкатькә багышланган. Иң яхшылар исеме өчен җиде команда көрәшәчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм «Игелек ордены» биреләчәк.

11 һәм 12 декабрьдә юбилей «Игелек кубогы» мини-футбол турниры белән тәмамланачак. Анда 16 команда катнаша, алар Мәскәүнең «Арена 4 спорта» спорт клубы территориясендә призлы урыннар өчен көрәшәчәк.

Бу бәйрәм чаралары юбилейны билгеләп үтү генә түгел, битараф булмаган кешеләрне мохтаҗларның проблемаларына җәлеп итү дә булып тора, диелгән хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100