Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанга Татарстан ягыннан керү юлында намаз уку өчен бүлмә ачылган
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен махсус тирмәләр урнаштырырга тәкъдим итә.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан ягыннан керү юлында, Башкортстанның Октябрьск шәһәре янында, М5 трассасының 1237нче километрында намаз уку өчен модульле мобиль бүлмәнең беренче үрнәге ачылган. Ул инде берничә ай эшли. Эшчеләр хәзерге вакытта бераз зуррак үлчәмдәге икенче үрнәкне җыю белән мәшгуль. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Республика трассаларында мәчетләр яки намаз уку өчен җиһазландырылган бүлмәләре булган берничә кафе һәм тукталыш кына бар. Төп трассалар уза торган торак пунктларда урнашкан мәчетләрнең тәүлек әйләнәсе эшләвен тәэмин итү мөмкинлеге дә тикшерелә. Юлчылар мәчеткә кереп намаз укый алсын өчен, әлеге иман йортларына күрсәткечләр кую күздә тотыла.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин Башкортстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты белән килешү кысаларында Дагыстан үрнәгендә автозаправка комплексларында намаз уку өчен урыннар булдыру проектын тәкъдим иткән.
Республиканың Диния нәзарәте сәүдә үзәкләрендә 2,5 метрлы тирмәләр урнаштырырга тәкъдим итә. Уп күп урын алмый һәм алар башкорт колоритының традицион атрибуты санала. Мондый тирмәләрдә бер үк вакытта 2-3 кеше намаз укый алсын урын җитәрлек. Ихтыяҗ булганда, аларны ансат кына урыныннан да күчереп куярга мөмкин. Иминлекне тәэмин итү һәм тәртип саклау өчен видеокамералар урнаштыру мөмкинлеге дә каралган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз