Азнакайның “Юбилейный” микрорайонында яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды

Бу Азнакайда өченче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Азнакайның “Юбилейный” микрорайонында яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды. Бу Азнакайда өченче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак.
Әлеге бинага икенче мәхәллә күчереләчәк, дип фаразлана. Әлегә ул Нефтьчеләр урамында урнашкан күпфатирлы йортның беренче катында эшләп килә. Мәхәлләнең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин.
Гыйбәдәтханә бурадан салыначак, аны Кукмара осталары башкара. Быел нигез ташы салынса, бурасы киләсе елда кайтарылачак.
Мәчет православие чиркәве белән янәшә төзелә. Яңа микрорайон динара дуслык үзәге булачак, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.