Рөстәм Хәбибуллин: Әфганстанның төньягындагы дин белгечләренең күпчелеге — татарлар

Әфганстанның сәяси системасындагы үзгәрешләр булуга карамастан, җирле университетларның укытучылар составында һәм дәүләт идарәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре күбрәк урын алып тора.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселёв). Әфганстанның төньяк провинцияләрендә исламның теоретик һәм практик якларын өйрәнгән абруйлы һәм танылган галимнәр арасында күпчелек өлешне татарлар тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Әфганстанның сәяси системасында үзгәрешләр булуга карамастан, җирле университетларның укытучылар составында һәм дәүләт идарәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре күбрәк урын алып тора. Шуларның берсе — Әфганстанның яңа Хөкүмәте әгъзасы Инамулла Самангани.

Сөйләшү барышында ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Әфганстанда татар милләтен торгызу өчен күп эш башкарылган.

«Без Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәтебезене белдерәбез, ул Әфганстанда татар телен һәм татар традицияләрен өйрәнү, үстерү эшендә актив ярдәм итә. Минемчә, ислам динен алга сөрүгә Татарстан руханиларына да кушылырга вакыт», — диде Рөстәм Хәбибуллин.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның гыйнварында Казанда узган Болгар ислам академиясе мөфтиләре һәм җитәкчеләре белән очрашуында әлеге мәсьәләгә игътибар итүен билгеләп үтте.

«Владимир Путин тыныч ислам динен башка ислам илләренә чыгару кирәклеген билгеләде. Бу вакыт җитте дип уйлыйм, чөнки дини нигез белән мөнәсәбәтләрне җайга салып һәм әлеге эшкә үзебезнең галимнәрне, ислам фәннәре докторларын җәлеп итеп, без сәүдә өлкәсендәге уңышларга гына түгел, ә Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасына керүче илләр чигендә дә тынычлык булдыруга ирешәчәкбез», — дип белдерде Рөстәм Хәбибуллин.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә Татарстанда көчле дәүләти дини инфраструктурасы оешкан: мәдрәсә, институт, университет һәм академия булдырылган. Халыкара конференцияләр, киңәшмәләр үткәрелә, уникаль дини әдәбият бастырыла. Ислам тәгълиматы мәктәбен булдыру өчен бөтен шартлар да бар.