Башкортстанның Яңа Кизгән авылында «Әр-Рахман» мәчете ачылды

«Бу мәчет Яңа Кизгән мөселманнарының иҗтимагый-мәдәни тормышы үзәге булырга тиеш, — диде Рушан хәзрәт.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләре шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән, аның урынбасары Рушан Аббясов Башкортстан Республикасының Яңа Кизгән авылында урнашкан «Әр-Рахман» мәчетен ачуда катнашты.

Мөфтиләре шурасы хәбәр иткәнчә, чарада Борай районы хакимияте башлыгының иҗтимагый, кадрлар һәм эчке мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуретдинов, шулай ук Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Борай районы халкы һәм кунаклары катнашты.

Рушан Аббясов билгеләп үткәнчә, халыкның үз тамырларын хәтерләве, Аллаһы юлында мал-мөлкәтне кызганмыйча, туган җиренә һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышуы, аеруча куанычлы күренеш. Рушан хәзрәт яңа мәчет төзелешенә зур өлеш керткән, тумышы белән Яңа Кизгән авылына бәйләнгән Марат Мирхәйдәровны мисал итеп китерде.

«Марат Фатыйх улының тормышы тыгыз, ул югары дәүләт хезмәтендә һәм эшмәкәрлекне алып баруны таләп итә торган җаваплы эштә эшләвенә карамастан, һәрвакыт туган авылы һәм аның халкы турында истә тота. Марат Мирхәйдәров, аның фикердәшләре һәм авыл халкы тырышлыгы ярдәмендә, бүген без бу искиткеч мәчетне ачабыз, ул, һичшиксез, дини генә түгел, ә Яңа Кизгән мөселманнарының иҗтимагый-мәдәни тормышы үзәге булырга тиеш, — диде Рушан хәзрәт.

Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшыру тантанасында Рушан Аббяясов Марат Мирхәйдәровка һәм Яңа Кизгән авылының «Әр-Рахман» мәчете имам-хатыйбы Рәфкать Кәримовка, мөфти шәех Равил Гайнетдин имза куйган Рәхмәт хаты тапшырды.

Рушан хәзрәт мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән изге Коръән аятләре белән бизәлгән сәгать бүләк итте, диелә хәбәрдә.