Татарстан мәчетләрендә Укытучылар көненә багышланган вәгазьләр үтте

Мөфти үзенең вәгазен “раббани” төшенчәсен аңлату белән башлап җибәрде.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның Зур Клыки бистәсендәге “Сәлах” мәчетендә укытты. Республикабыз мөселманнары башлыгы мәхәллә халкына үзенең вәгазен гыйлем алуның әһәмиятенә һәм Укытучылар көненә багышлады. “Сәлах” мәчетенә мөфти хәзрәт вәгазен тыңларга йөздән артык кеше җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мөфти үзенең вәгазен “раббани” төшенчәсен аңлату белән башлап җибәрде. Камил хәзрәт һәр кешенең «раббани» булырга тырышырга тиешлеген ассызыклап узды. 

Алга таба мөфти хәзрәт мәхәллә мәчетенә җыелучыларны “Хозур” нәшриятында басылып чыккан Имам Әбү Хәнифә Ән-Ногманның (Аллаһының рәхмәтендә булса иде) хәдисләр җыентыгыннан гыйлем алуның фазыйләтләре турында хәдисләр белән таныштырды.

  • Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга вәгазьләре укытучылар көненә һәм гыйлемгә багышланды.