news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлады

Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә.

Акция кысаларында Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала. Болар — канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, акциягә кушыла аласыз. Тулырак мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтында урнашытырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100