Апасның Каратун мәчете бинасына яңа манара һәм ай куелды

Ремонт-реконструкция ясап, киңәйтелгән өлешендә зур итеп аш-су бүлмәсе көйләгәннәр.

(Апас, 4 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Апасның Каратун авылында яшәүче мөселманнар өчен моңа кадәр эшләп килгән мәчетне киңәйтеп, яңартып куйганнар. Мәчет бинасына яңа манара күтәрелде, ай урнаштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ремонт-реконструкция ясап, киңәйтелгән өлешендә зур итеп аш-су бүлмәсе көйләгәннәр, башка төр уңайлылыклар өчен тагын яңа бүлмәләр дә өстәлгән. Биредә яшәүче халык шундый матур яңарышка бик канәгать калды.

Ремонтлау-төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга, чыгымнарны күтәрүдә зур өлеш керткән игелекле иганәчеләргә, бу эшләрне оештырып йөрүчеләргә, Аллаһ йортын төзүдә битараф калмаган һәркемгә дин әһелләре дә, җитәкчеләр дә, халык та рәхмәтен белдерде.