Удмуртиянен Балезино районы Кистем авылында яңа мәчет ачылды

Аны борынгысы белән янәшә күтәргәннәр. Яңасынын нигезен 2010 елда салалалар. Төзелешкә авыл халкы ике миллион сум жыя, иганәчеләр, дәүләт булыша
(Ижау, 4 июль, «Татар-информ», Фәнзиля Салихова). Кистемдә 20-нче гасыр башында ике меңнән артык кеше яшәп, өч мәчет булган. Шуларның берсе генә сакланган – салынганына 100 елдан артык. Анын үз тарихы. 1900 ел башында җәйге челләдэ авылда янгын чыгып, мәчет тә яна. Авыл бае Госман хаҗи изге сәфәрдә була – хаҗдан кайту белән яңасын салдыра. Гасырдан артык авылга иман нуры иңдереп торучы бина инде тузган, җылы тотмый. Шуңа да, яна мәчет салырга, дигән фикергә киләләр.

Төзелешкә бер булып күтәреләләр – авыл халкы акча китерә, өмәләргә йөри. Хөкүмәт, эшмәкәрләр ярдәм итә. Ике ел эчендә күтәрәләр. “Эшләр бер-ике көнгә генә туктап торса да, сәбәбе белән килеп кызыксынучылар, шунда ук ярдәм кулы сузучылар булды,” –ди мәчет имамы Илмир Касимов.

Мәчеттә бу кышта ук гыйбадәт кыла башлаганнар. Ачу тантансын җәйгэ, күп кеше ялда була торган чорга калдырганнар. Читтә яшәүчеләр дә кайтып, ата-баба туфрагында дога кыла алсын өчен. Удмуртиядә яңа мәчет ачылу республика мөселманнары өчен һәрвакыт олы вакыйга – барлык имамнар җыела.

Мәчеттә гыйбәдәт бүлмәләре ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым. Дин сабаклары алып барырга да шартлар тудырылган. Кистем мәчетенә Глазов шәһәре һәм Балезино поселогы мөселманнары да намазларга йөриләр.

Яңасын салдык диеп, иске бинаны сүтәргә җыенмыйлар. Мәхәллә халкы аны тотар өчен дә акча биреп тора. Борынгы бинада ислам музее булдырырга ниятлиләр. Илмир хәзрәт Касимов үз төбәге мәчетләренә кагылган мәгълүмәтләр, фоторәсемнәрне инде шактый туплаган. Архивларга мөрәҗәгать иткән. Иске бина аңа тагын бер яктан кадерле – аны салдырган Госман хаҗи Илмир Касимовның әбисе ягыннан ерак бабасы.

Рамазан аенда Кистем мөселманнары тәравих намазаларын инде яңа мәчеттә укыячаклар.

Фоторәсемнәрдә: Кистем мәчете имамы Илмир Касыймов һәм яңа мәчет.