“Рамазан чатыры” кысаларында Россиянең иң яхшы Коръән-хафизын сайлаячаклар

Җиңүче 15 сентябрьдә “Россия” концертлар залында XIV Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр советы изге Рамазанның соңгы ун көнендә Мәскәү Мемориаль мәчете янында “Рамазан чатыры”н оештыра. 4 августта исә әлеге чара кысаларында Россиянең иң яхшы Коръән-хафизын сайлаячаклар. Җиңүче 15 сентябрьдә “Россия” концертлар залында XIV Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак.
XIV Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен, Россия гражданлыгы, теге яки бу төбәкнең Диния нәзарәтенең юлламасы кирәк. Бәйгедә 15-30 яшьтәге кешеләр катнаша ала.
Коръән укучылар бәйгесе Россия Мөфтиләр советы рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин патронаты белән Мәскәү Хөкүмәте, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә уза.
Халыкара бәйгедә утыздан артык илдән килгән Коръән-хафизлар катнашачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр советы матбугат хезмәте хәбәр итә.