“Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләр өчен чираттагы курслар дәвам итә

Бу юлы биредә Россия төбәкләреннән һәм республикадан килгән хатын-кызлар белем ала
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Казанның Мәскәү районында урнашкан “Сөләйман” мәчетендә Россия төбәкләреннән килгән 20ләп күрмәүче хатын-кыз махсус курсларда белем ала. Алар арасында Самара, Волгоград, Пермь төбәкләреннән, Чечен Республикасыннан, шулай ук Татарстанның Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килүчеләр бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге курсларда Л.Брайл системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәнү юнәлешендә һәм компьютерда эшләү күнекмәләре буенча дәресләр алып барыла.
“Сөләйман” мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдерүенчә, бары тик хатын-кызлар өчен генә оештырылган бу курс 10 июльдә төгәлләнә икән. Аннан соң биредә балалардан торган төркем тупланачак.