Удмуртия Республикасының Кистем авылында мәчет төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үтте

Удмуртия Республикасының Кистем авылында мәчет төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үтте

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Шимбә көнне Удмуртия Республикасының Балезино районы Кистем авылында мәчет төзелүгә 100 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Анда барлыгы бер меңнән артык кеше катнашты. Тантаналарга Мински каласыннан, Чиләбедән, Ижаудан, Яр Чаллыдан һ.б. күп кенә төбәкләрдән кунаклар кайткан иде. Алар арасында — Ижау каласыннан килгән дин әһелләре, бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм әлеге тантаналарга махсус кайткан Кистем авылы кешеләре, авыл һәм район хакимияте вәкилләре һ.б.

Мәчеткә нигез салучы Госман Хаҗи нәселен дәвам итүчеләр бу тантаналарга Мински каласыннан махсус кайткан иде. Риваятьләргә караганда, моннан 100 еллар чамасы элек авылның Госман атлы эшмәкәре Хаҗ сәфәренә иткән булган. Шул вакытта Кистем авылында зур янгын чыга һәм бу хәбәр Хаҗ сәфәрендәгеләргә дә барып ишетелә. Госман Хаҗи үз-үзенә, әгәр дә йорт-җирем исән калса, кайту белән мәчет салдырыр идем, дигән вәгъдә бирә. Һәм ул үзенең вәгъдәсен җиренә җиткереп үти.

XVII гасыр урталарында нигез салынган Кистем авылында бүген 1000гә якын кеше яши. Заман җилләре нинди булуга да карамастан, бу авыл бүгенгәчә саф татар авылы булып сакланган һәм монда әлеге мәчетнең дә өлеше зур. Мәчет сугыш вакытында ябылып та тора. Ләкин 1946 елда ул яңадан ачыла. Дәһри совет елларында аны берничә мәртәбә ябарга омтылып карасалар да, авыл халкы Уфага вәкилләрен җибәреп һәм Мәскәүгә хатлар язып, аны ябылудан саклап кала. Мәчетнең һәрвакыт указлы мулласы да була. Бүгенге көндә мәчетнең имам—хатыйбы булып Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап кайткан яшь мулла Илмир хәзрәт Касыймов тора.

Мәчетнең 100 еллыгына багышланган әлеге җыенның тантаналы өлеше авыл клубында узды. Кеше күп килү сәбәпле, халыкның бер өлеше хәтта чыгышларны урамнан гына тыңларга да мәҗбүр булды. Шуннан соң җыелган халык мәчеткә өйлә намазына керде, вәгазь тыңлады. Соңыннан мәчет ашханәсендә кунаклар өчен төшке аш әзерләнде.