Сахалинда 11 мең мөселман гает намазында катнашкан

Гает намазы Көньяк Сахалинск шәһәрендә оештырылган.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Сахалинда 11 мең мөселман гает намазында катнашкан. Бу хакта Сахалин һәм Курил татарлары оешмасы хәбәр итә.

Гает намазы Көньяк Сахалинск шәһәрендә оештырылган.

"Ураза бәйрәмен оештырган өчен Көньяк Сахалинск мәчете имамы Җамал хәзрәткә рәхмәтләребезне белдерәбез. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын", - диелгән хәбәрдә.