news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самардагы «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен җәйге лагерь оештыра

Укулар 1 июньдә башлана.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара шәһәрендәге «Нур» мәдрәсәсе мәктәп балалары өчен Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча җәйге лагерь оештыра. 

Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, укулар 1 июньдә (9:00 — 14:00 сәгатьләрдә) башлана. Балаларны традицион рәвештә Коръән укырга — тәҗвидкә, Ислам нигезләренә, намазга, хәдисләргә, әхлакый тәрбиягә өйрәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 927 023-96-72.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100