Казахстан мәчетләрендә җомга намазы укырга рөхсәт иттеләр

Күмәк дини чаралар ачык һавада уздырыла.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казахстанда 3 майдан башлап мәчетләрдә җомга намазы укырга рөхсәт ителде. Әлеге карарны илнең баш санитар табибы Ерлан Киясов чыгарды, дип хәбәр итте Казахстанның Диния нәзарәте сайты.

«Мәчетләр, православие чиркәүләре территориясендә ачык һавада күмәк дини чаралар, шул исәптән җомга намазларын уку битлек режимын һәм социаль дистанция саклап уздырыла», — диелә карарда.

Казахстанның Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай кажы Таганулы Рамазанның беренче көнендә президент Касыйм-Жомарт Токаев янында булды һәм ил мөселманнарының җомга намазын көтүен әйтте.

Президент илдә эпидемиологик вазгыять тотрыкланыр һәм якын арада мәчетләр ачылыр дигән ышаныч белдергән иде, диелә хәбәрдә.