Чирмешән районының Туймәт авылы мәчетендә һәр көнне ифтар ашы уздыралар

Һәр көнне мәчеткә 14-16 кеше җыела.

(Чирмешән, 4 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән») Чирмешән районының Туймәт авылы мәчетендә һәр көнне ифтар ашы уздыралар.

«Рамазан ае кергәнче, алдан ук, мәчеттә ифтар уздырырга теләүчеләр язылып куйды. Былтыр, илдәге вазгыять белән бәйле, күмәкләшеп авыз ача алмадык. Аллага шөкер, мәчетебездә табын көйләү өчен мөмкинлекләр бар. Аш бүлмәсенә егермеләп кеше сыя. Гадәттә, мәчеттә ир-атлар авыз ача, ә хатын кызларны өйләргә чакыралар», — диде авыл имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллин.

Ифтардан соң ир-егетләр тәравих намазына кала. Һәр көнне мәчеткә 14-16 кеше җыела, ә ял көннәрендә тәравих намазында кешеләр күбрәк була, яшьләр дә килә.