Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән остазларны искә алуда илнең төрле төбәк мөфтиләре катнашты

Әрвахларга багышлап дога кылуда Татарстан мөфтие, Баш казые һ.б. дин әһелләре, татар зыялылары бар иде

 (Казан, 4 май, «Татар-информ»). Ислам динен кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең - мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын тәмамлап имамлык итүчеләрнең күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар. 2005 елдан бирле шул рәвешле үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, РФның төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хайбуллов, Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.

Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхак хәзрәт Каюмов, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин һәм башка күркәм затлар баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып, мәшһүр бабаларыбызның рухлары алдында баш идек бүген, диелә ТРМДН матбугатм хезмәте хәбәрендә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрнең кабере янында тукталып, аның рухына дога кылды. Киләчәктә Мәрҗани мирасын тагын да киңрәк колач белән өйрәнергә кирәклегенә басым ясап әйтте. Казан (Идел буе) федераль университетында саклана торган библиографик характердагы хезмәт - «Вафийәт әл-әслаф...» кулъязмасын, Әл-Әзһар университетында Мәрҗани әзерләгән китаплар буенча дәрес бирелүен телгә алды.

Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.