news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия имамы Рамил Беляев коронавирус корбаннарының мәетләрен юу тәртибен аңлатты

Рамил Беляев әйтүенчә, мәетне юу яки су сибү мөмкинлеге булмаса, мәрхүмнең битенә, терсәгенә кадәр кулларына туфрак яки ком белән мәсих кылырга була.

Финляндия имамы Рамил Беляев коронавирус корбаннарының мәетләрен юу тәртибен аңлатты
скриншот видео

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан үлгән кешеләрнең җәсәдләрен ислам шәригатендә кушылганча юу рөхсәт ителмәскә мөмкин. Бу очракта нишләргә кирәклеген җомга вәгазендә Финляндия татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев аңлата.

«Бу көннәрдә мөселман дөньясы уйлана, авыру чыннан да җитди. Мәетләребезне күмү мәсьәләсенә дә үзгәрешләр кертергә мәҗбүрбез. Иң мөһим сорауларның берсе — әгәр мөселман кешесе коронавирустан үлсә, юаргамы, кәфенгә төрергәме, җеназасын ничек укырга, ничек күмәргә», — ди ул. Рамил хәзрәт әйтүенчә, юу мәсьәләсендә берничә фикер бар. Фин саулык мәгъмүрләре мәеттән бу хасталык ябышмый дигән фикердә булуларын әйтте.

«Әйтик, кеше иртәнге 6-7 дә үлсә, сәгать 11-12ләрдә юарга кирәк булса, вирус үлеп өлгерәме яки юучыларга күчәргә мөмкинме дип шөбһәләнәбез. Европа мөселманнары шурасы тарафыннан мәетләргә тәямум кылу карары бирелгән. Пәйгамбәребез заманында да мондый хасталык килгән кешеләрне гадәттәгечә юып түгел, өстенә су сибеп тә күмгәннәр дигән фикерләр бар. Төрле фикерләрне туплап, шушы нәтиҗәгә килдек», — ди ул.

Рамил Беляев әйтүенчә, су сибү мөмкинлеге булмаса, мәрхүмнең битенә, терсәгенә кадәр кулларына туфрак яки ком белән мәсих кылырга була. «Мәет пластик капчыкта бирелсә, ачарга рөхсәт булмаса, капчык өстенә су сибеп, мәет госел коенган кебек эшләргә мөмкин булачак. Юылмыйча күмелсә дә, мөселман өстендә гөнаһ булмаячак, чөнки бу мәҗбүри чара, гөнаһ та булмас дип уйлыйбыз», — диде.

Имам кәфенгә чорнау да мөмкинлеккә карап эшләнәчәген әйтте. «Җеназа намазын әгәр бер кеше укыса да, мәрхүм каршысында үз вазифабызны үтәгән булабыз. Мәетне озатырга күбрәк кеше килсә, 1,5 метр ара калдырып, җеназа намазында катнаша алалар. Саф һавада тәхлил дә әйтергә мөмкин, ләкин шөбһә булса, тәхлилне өйдә дә әйтеп килергә мөмкин», — диде.

Ислам тарихында мәетне күмгәннән соң да кабере янында җеназаны укыган вакытлар булганын искәртте. «Безнең ихтыярыбыздан тыш күмеп куйсалар, кабере өстендә җеназаны укып, бурычларны үтәргә мөмкин», — диде. Шулай да, ул һәр мәет аерым каралырга, һәркемгә бер принцип булырга тиеш түгеллеген әйтте. «Авыру үтеп китеп, тынычлыкка ирешергә Раббыбыз насыйп әйләсен иде», — дигән теләктә калды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100