news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады

Һәр көнне иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр.

Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады
http://dumrt.ru/

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады.

Мохтаҗларга һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр, дип хәбәр итә ТР ДИния нәзарәте матбугат хезмәте.

Һәр көнне иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Ашамлыкларны, итне сәдакага җыелган акчага сатып алалар. Кемдер сәдаканы ризык белән дә китерә.

Алга таба барлыгы тәгълим үзәгендә 100ләп кешене ашатырга җыеналар. Норлат мөхтәсибәте район хакимияте һәм социаль хезмәткәрләр белән бергәлектә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100