news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим мөхтәсибәтендә вәгазь кичәләре узды

Дүрт ел рәттән үткәрелә торган чарага 60лап кеше килгән иде.

Мөслим мөхтәсибәтендә вәгазь кичәләре узды
http://dumrt.ru/

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Мөслим районы «Җәмигъ» мәчетендә хатын-кызлар арасында «Әйтер сүзем бар сезгә» дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үтте.

Дүрт ел рәттән үткәрелә торган бу күркәм чарага 60лап кеше килгән иде.

Вәгазь бәйгесендә катнашучылар арасында күрше районнардан, Удмуртия Республикасыннан да мөслимәләр бар иде.

Һәр хатын-кыз, үзенә файдалы мәгълүмат, җан азыгы алып, иманын баетып кайтып китте, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100