420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы офисында булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөселманнары башлыгы, беренче эш итеп, биредә заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән бүлмәләрне, хаҗиларга хезмәт күрсәтү, сәфәрне оештыру бүлекләрен, яңа хаҗ сезоны өчен эшләнгән хаҗилар букчасын карады. Ул җыйнак булуы белән аерылып тора, аны аркага асып яки кулга тотып бару бик уңайлы. Кунакханәдән мәчеткә һәм тәваф кылырга барганда үзең белән әлеге букчага барлык кирәкле әйберләрне салып алып барырга мөмкин.
Моннан тыш, Камил хәзрәт 2020 ел хаҗ сезонына әзерлек барышы һәм гамәлдәге программалар белән танышты, аны тиешле дәрәҗәдә оештыру буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Быел хаҗилар өчен, башка еллардагы кебек үк, өч программа каралган: «Эконом комбинированный», «Стандарт-минимум» һәм «Стандарт все включено».