Коръән укучылар бәйгесе

Коръән укучылар бәйгесе

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 6 февральдә Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә Нижгар һәм Дзержинск калалары якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк, дип хәбәр итә ислам.нн.ру.

Бәйгедә Түбән Новгородның «Ихсан» якшәмбе мәктәбе һәм Дзержинск каласының «Арафат» мәктәбе укучылары катнашачак. Аның максаты — төрле яшьтәге мәктәп балалары арасында иң яхшы Көръән укучыларны ачыклау һәм балаларда Көръән-Кәримгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларына бәяне якшәмбе мәктәпләрендә укытучы мөгаллимнәр бирәчәк. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылачак.