news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әл-Мәрҗани мәчетендә бишек җырларының әһәмиятенә багышланган түгәрәк өстәл узды

Түгәрәк өстәлдә галимнәр, психологлар, табиблар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, тәрбиячеләр бишек җырының бала тормышы һәм үсешендәге әһәмияте турында фикер алышты.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»).Әл-Мәрҗани мәчетендә бишек җырларының әһәмиятенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете җитәкчелегендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылды.

Очрашуда сөйләшү «Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте» темасына узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Түгәрәк өстәлдә галимнәр, психологлар, табиблар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, тәрбиячеләр бишек җырының бала тормышы һәм үсешендәге әһәмияте турында фикер алышты. 

Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов диндә, халкыбызда мөһим булган гаилә кору, балага тәрбия бирү дәрәҗәләре турында сөйләде. 

«Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Тәтештәге филиалы җитәкчесе һәм эшмәкәр Римма Сафиуллина бишек җырларын балалар бакчасында өйрәнү мәсьәләсе, бишек җырының исем кушу белән бәйләнеше хакында сөйләп узды. Шулай ук малайлар һәм кызларга тәрбия бирү, аларны тормышка әзерләү әһәмиятен искәртте.

Әңгәмә барышында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры Фәридә Хуҗина ярты ел эчендә гаилә дәрәҗәсен күтәрү нияте белән мәчет оештырган һәм үткәргән чаралар белән таныштырды.

Шуларның берсе - #бишекҗырымәрҗани онлайн-конкурсы. Барлык катнашучылар онлайн-конкурс үткәрүнең файдалы һәм мөһим булуын әйтте. Шулай ук «Бишек җыры» онлайн-конкурсына Татарстан Республикасы һәм Россия территориясендә генә түгел, ә башка дәүләтләрдә яшәүче татарларны да чакыру мәгълүматын җиткерү зарурлыгын хупладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100