news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов староверлар тарихы музеен ачуда катнашачак

Музей проектын әзерләүгә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казаннан иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов староверлар тарихы музеен ачуда катнашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Президент староверлар тарихы музеен ачуда катнашырга ниятли. Рус православие староверлар чиркәвенең Казан-Нократ кафедраль соборында шундый музей оештыру инициативасы белән „Русская старина“ коммерцияле булмаган фонды башлыгы Василий Кириллов (ул собор комплексында реставрация эшләре белән шөгыльләнде) чыккан иде. Әлеге проект берничә чыганактан финанслана, республика анда актив катнашты», - дип хәбәр итте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2017 елда республика тарафыннан музей бинасында ремонт эшләре үткәрү өчен акча җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100