Янгыннан зыян күргән православие чиркәүләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан торгызылачак

Хәзерге вакытта бу уңайдан фикер алышулар бара

  (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рүфина Мөбәракшина).Татарстанның берничә районында янган православие чиркәүләре торгызылачак.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмт агентлыгына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр. Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан бу эш очраклы гына башкарылмый. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Иске Татар бистәсен реконструкцияләү һәм торгызу буенча уңышлы тәҗрибәгә ия.
Яңа Чишмә районында беркатлы гыйбадәт кылу йорты торгызылачак. Искәртеп узабыз, янгын 17 ноябрьгә каршы төндә булган.
Шулай ук ТР ның Мамадыш һәм Балык бистәсе районнарындагы чиркәүләр дә торгызылачак.
Хәзерге вакытта бу уңайдан фикер алышулар бара.