"Яңа Тура"да мәчет төзү ниятләнелә

Татарстан мөфтие "Яңа Тура" технополисының административ һәм хокук мәсьәләләре буенча директоры Зыяфат Гасыймов белән очрашты

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә "Яңа Тура" технополисының административ һәм хокук мәсьәләләре буенча директоры Зыяфат Гасыймов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.
"Яңа Тура" оешмасы вәкиле Камил хәзрәтне технополис эшчәнлеге, анда эшләүче бизнесменнар, сәүдәгәрләр белән кыскача таныштырды. Казаннан ерак түгел – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан сәүдә комплексы 200 гектардан артык мәйданны били.
Очрашуда сүз сәүдә эше белән бәйле күпсанлы кешеләрне, шулай ук сатып алучыларны җәлеп иткән технополиста мәчет төзү хакында барды. Зур сәүдә комплексында эшләүче һәм бирегә сатып алырга килгән мөселманнарга мөмкинлекләр тудыру максатыннан, мәчет төзү мөһим эш булып тора.